Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан бер ир киндер җыйган өчен хөкем ителгән

35 яшьлек ир наркотик матдәне өендә, сарай һәм йорт яны корылмаларында саклаган.

Кукмара районында яшәүче 35 яшьлек ир урманда киндер тапкан һәм аны җыйган өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Судта Кукмара районында яшәүче 35 яшьлек ирнең Түбән Өскебаш авылыннан ерак түгел урнашкан урман посадкасы янында кыргый киндер җыюы расланды. Ул алынган наркотик матдәне – каннабисны (марихуана), зур күләмдә өендә, сарай һәм йорт яны корылмаларында саклаган», - дип сөйләделәр судның матбугат хезмәтендә.

Ир «Зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз булдыру, сату ниятеннән башка саклау» маддәсе буенча гаепле дип табыла. Суд аңа сынау вакыты белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Фото: «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk