Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче мошенникларга 1,3 миллион сум акча күчергән

Ялган юл белән акча эшләүче, үзен хөкемдар ярдәмчесе дип таныштырып, финанс пирамидасында катнашкан өчен мораль компенсация тәкъдим иткән.

1 апрель көнне район эчке эшләр бүлегенә Кукмарада яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итә һәм үзенең ялган корбаны булуын сөйли. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Илнар Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Быелның 10 мартыннан 18 мартына кадәрге вакыт эчендә, билгесез зат, ялган юл белән, Кукмара кешесенең 1325200 сум акчасын үзләштерә.

«Быелның март башында Кукмара кешесенең кәрәзле телефонына билгесез номердан шалтыраталар. Телефонның икенче очындагы ир кеше үзен хөкемдар ярдәмчесе дип таныштыра, аның пирамида уенында катнашу-катнашмавын сорый. Әлеге хатын-кыз уңай җавап бирә, керем алуын әйтә. Шуннан соң әлеге ир пирамида төзүчеләрнең тоткарлануын хәбәр итә, Мәскәүгә килә алу-алмавы белән кызыксына. Зыян күрүче буларак, аңа компенсацияләр түләнәчәген җиткерә. Райондашыбыз аларның һәр сүзенә ышана, алар әйткәннәрне үти. Нәтиҗәдә ул үзенең 1325200 сум акчасыннан колак кага», - ди Илнар Рәхмәтуллин.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Ялган корбаны булмас өчен райондашларны сак һәм игътибарлы булырга чакырабыз. Таныш булмаган номерлардан шалтыратып, ниндидер хезмәтләр турында сөйләсәләр, акча биреләчәген әйтсәләр, һич ышана күрмәгез. Чит кешеләргә үзегез турында мәгълүматларны, паспорт номерларын, бан картаксы номерларын җиткермәгез. Исәп-хисап счетларына акчалар юллаганчы да кат-кат уйлагыз.

фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk