Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Гөлсинә апа гармунны кире яктан тотып уйный

Видеоязмада Гөлсинә ханым гармунда “Күбәләгем” көен уйный, Ильяс Халиков җырлый

Шаккаткыч хәл! Булганнан бар да була! Кукмара районы Бурсык Елга авылында яшәүче Гөлсинә апа Мусина гармунны кире яктан тоткан килеш уйный! 

Ничек болай уйнарга мөмкин? Ничек өйрәндегез? дигән сорауларга: “Бер кеше дә өйрәтмәде. Абыйның гармуны бар иде, үзе армиягә киткәндә, гармунын миңа калдырды. Тоттым да үзем өйрәндем, әйтмәделәр бит уңнан өйрәнәсе икәнен. Көзге каршына бастым да, кычкырта-кычкырта өйрәндем инде. Тырышсам, дөрес итеп тотып та уйный алам”, - ди Гөлсинә Мусина.   

Видеоязмада Гөлсинә ханым гармунда “Күбәләгем” көен уйный, Ильяс Халиков җырлый. Бу күренешкә, Гөлсинә апаның талантына шаккаткан җырчы: “Гармун сайрый сандугачтай! Гөлсинә апа сыздыра!” – дип гаҗәпләнүләрен интернет кулланучылар белән уртаклаша.   

"Җәй көнне Сабантуйлар чагында бер иркенләп җырлап утырырбыз, Алла боерса!" - дип алар киләчәккә планнар да коралар.  
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk