Кукмарада яшәүче бер хатын-кызны законсыз хәмер сатканы өчен хөкем итәчәкләр
Әлеге хатын-кыз элегрәк Россия Җинаятьләр Кодексының 14.17.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылган булган.
Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 69 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул Россия Җинаятьләр Кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, әгәр бу гамәл берничә тапкыр башкарылса).
Сорау алу версиясе буенча, гаепләнүче 2021 елның 28 октябрендә үзенең Кукмарадагы өендә лицензиясез «тикшерү сатып алуы» уздырганда шартлы сатып алучы сыйфатында катнашкан затка 200 сумга 0,94 литр күләмендә иминлек таләпләренә туры килмәүче спиртлы продукция саткан. Әлеге хатын-кыз элегрәк Россия Җинаятьләр Кодексының 14.17.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылган булган.
Ул үз гаебен таный. Элегрәк аның җинаять җаваплылыгына тартылганы булмый.
Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев