Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз, интернетта банк сораштыруы узып, акчасыннан колак каккан

35 яшьлек хатын түләүле сораштыру турындагы сылтаманы социаль челтәрдә күргән.

Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз, интернетта банк сораштыруы узып, акчасыннан колак каккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хәбәр итә.
 
Полициягә Кукмарада яшәүче 35 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән, ул социаль челтәрдә банктан түләүле сораштыру үтүе турында сөйләгән.

Хатын-кыз барлык сорауларга җавап биргәч, аңа 2 мең сум акча эшләве турында хәбәр итеп, карта номерын, шулай ук телефонына килгән СМС-хәбәрләрне җибәрүен сорыйлар.

Әмма вәгъдә ителгән акча урынына аның счетыннан 8 мең сумнан артык акчасын салдыралар.

Әлеге фактка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга һәм җинаятьчеләрне тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Фото: скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk