Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз җинаять кылу турында белә торып ялган донос ясаган өчен хөкем ителгән

Хатын иренең талашкан вакытта аңа үтерү белән янавы турында хәбәр иткән.

Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз белә торып җинаять кылу турында ялган донос ясаган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«38 яшьлек хатын, үз гамәлләренең куркыныч булуын аңлаган хәлдә, хәбәр иткән мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәвен белә торып, ирен җинаять җаваплылыгына тарту максаты белән, Кукмара районы полиция бүлегенең өлкән участок уполномоченныена мөрәҗәгать итә. Хатын бәхәс барышында иренең үтерү белән янавы, үз сүзләрен раслап буа башлавы һәм пычак алуы турында җиткерә», - дип сөйләделәр судта.

Тикшерү барышында ирнең хатынына үтерү белән янамавы, ягъни аңа карата бернинди җинаять кылмавы ачыклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылмый.

Нәтиҗәдә «зыян күрүче» хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә һәм белә торып ялган донос өчен хөкем ителә. Суд хөкем ителүчегә штраф рәвешендә җәза билгели.

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X