Кукмарада яшәүче бер кеше зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен хөкем ителде
Ир өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Кукмарада яшәүче 30 яшьлек ир-ат зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатып алганы, саклаганы хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Агымдагы елның 12 февралендә Кукмарада яшәүче бер ир-ат сату максатыннан түгел, ә шәхси куллану өчен, аңлы рәвештә 2,55 граммлы зур күләмдә наркотикны законсыз рәвештә сатып ала. Шулай ук шул ук көнне полиция хезмәткәрләре әлеге ирнең машинасыннан шәхси куллану өчен саклаган зур күләмдә наркотик матдәләрне табалар», - дип сөйләделәр район судында.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.
Суд карары законлы көченә керде.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев