Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ир дус кызының зәркән бизәнү әйберләрен урлаган

32 яшьлек ир-атка бер ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Кукмарада яшәүче бер ир үзенең дус кызының зәркән бизәнү әйберләрен урлаган. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның июль аенда Кукмарада яшәүче 32 яшьлек ир-ат, чит милекне урлау максатыннан, 44 яшьлек хатынның ышанычыннан явызларча файдаланып, ике алтын йөзеген сорый, аларны кире кайтарырга вәгъдә бирә. Ир үз сүзендә тормый һәм йөзекләрне зәркән салонына сата. Ноябрь аенда ир әлеге танышын кунакка чакыра. Очрашуны саунада билгеләп үтәргә булалар. Исерек хәлдәге ир, гамәлләрен берәү дә күзәтмәвенә ышангач, йокыга киткән хатынның колагыннан алтын алкаларын салдырып ала. Ул, урланган бизәнү әйберләре белән җинаять урыныннан качып, аларны үз кирәге буенча файдалана.

Эшнең барлык шартларын, гаепленең шәхесен исәпкә алып, суд ир-атка бер ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев