Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ир-ат төзелеш компаниясеннән 360 мең сумга якын акча урлаган

Төзелеш оешмасы судка матди зыянны кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итте.

Кукмарада яшәүче берәү төзелеш компаниясеннән 360 мең сумга якын акча урлаган. Бу хакта Кукмара районы судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш компанияләренең берсе район судына Кукмара кешесе китергән матди зыянны каплату турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Җавап бирүченең җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә, дәгъвачыга 360 мең сумга якын матди зыян китерелгән.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ир, төзелеш компаниясенең акчаларын урлап, аларны законсыз рәвештә үзенә күчерә.

«Ир-ат башта Казан шәһәренең Идел буе районы суды карары белән җинаять кылуда гаепле дип табыла. Әмма зыян өлешчә – 9000 сум күләмендә генә түләнә», - дип хәбәр иттеләр район судының матбугат хезмәтендә.

Кукмара районы суды төзелеш компаниясенең матди зыянны каплау турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Карар законлы көченә әле кермәгән.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев