Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ир 90 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Агымдагы елның гыйнварыннан бирле ир дүрт балага алимент түләүдән качкан.

Кукмарада яшәүче бер ир 90 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

38 яшьлек ир-ат 2020 елның гыйнварыннан бирле балигъ булмаган дүрт баланы тәрбияләү өчен акча түләүдән качкан, аның бурычы 90 мең сумнан артып киткән.

Суд аңа хезмәт хакының 10% ын дәүләт кеременә тотып калу исәбе белән 5 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk