Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Халыкара инвалидлар көне уңаеннан бәйрәм узды

Чарада котлаулар, чыгышлар һәм концерт номерлары булды.

Бүген район Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Анда физик мөмкинлеге чикле райондашларыбыз чакырылган иде.

- 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Быел да әлеге чараны бәйрәм итеп оештырырга булдык. Сәхнәгә балалар белән бергә җитәкчеләр дә чыкты. Балаларның һәрберсе ничек матур, күзләре ялкынланып яна, барысы да яхшы итеп әзерләнеп килгәннәр. Мондый чаралар яңадан-яңа үрләр яулау өчен илһам бирә. Балаларның әти-әниләренә зур рәхмәт, - диде чарада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев. – Без районда физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Спортчыларга шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормышлар телим.

Районда инвалидлар оешмасы беренче тапкыр 1988 елда оеша. Аны Закиров Илгизәр Мортаза улы җитәкли. Хәзерге вакытта әлеге зур эшне Нигъмәтҗанов Равил Абдулла улы алып бара. Районда бүгенге көндә төрле категориядәге 7,3 мең физик мөмкинлеге чикле кеше яши. Шуларның 117се – коляскада гына хәрәкәт итүчеләр, 97се – күрү, 50 кеше исә ишетү буенча инвалидлар. Равил Нигъмәтҗанов җәмгыятьнең оешу тарихы белән таныштырганнан соң, физик мөмкинлеге чикле булган райондашларның тормышы, спорт-мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сөйләде.

Котлаулардан соң бәйрәм чыгышлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев