Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада хәйрия концерты узды

Чара мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү максатыннан оештырылды.

Мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү максатыннан, район Мәдәният йортында  икенче мәртәбә хәйрия концерты оештырылды. Чарада район җитәкчелеге, мөхтәрәм кунаклар, вакытлы ялга кайткан хәрбиләр һәм башкалар катнашты. 

«Бүген илдә барган вакыйгаларга бер генә битараф калган гаилә дә юктыр. Райондашларыбыз да хәрбиләргә булдыра алганча үзләреннән ярдәм күрсәтергә тырышалар. Барчагызга да саулык-сәламәтлек, иминлек, илебезгә тынычлык телим», - дип сәламләде район башлыгы Сергей Димитриев.

Әлеге концерттан җыелган акчалар «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылды.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев