Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Ворошилов һәм Ленин урамнарының киләчәге турында фикер алыштылар

Чарада Казанның «Архитектура десанты» һәм район архитекторлары шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, эшмәкәрләр катнашты.

Кукмарада Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. Чарада Казанның «Архитектура десанты» һәм район архитекторлары шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, эшмәкәрләр катнашты.

«Безнең район шәһәрнең үзәк - Ворошилов һәм Ленин урамнарын ревитализацияләү өчен грант отты. Бүген без аларны төзекләндерү һәм финанслауның бүленеше турында сөйләшәчәкбез. Әлеге проект 2022 елда тормышка ашырылачак. Чаралар графигы Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган. Киләсе елның май аенда төзелеш эшләре башланачак. Аңа кадәр проекты каралып, килешүләр узачак. Ә 2022 елның декабрендә эшне тапшыру планлаштырыла», - дип сөйләде район архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова.

Эшне «Архитектура десанты» командасы архитекторлары алып бара. Алар урамнарны проектлау белән шөгыльләнеп, эскизлар ясадылар, район халкы белән очрашулар, иҗтимагый фикер алышулар уздырдылар. Шуның нигезендә архитекторлар проектны эшләп бетерәчәкләр.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X