Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ветераннар өчен йорт тәрәзәләре каршында концертлар үткәрделәр

Фронт агитбригадасы Гафиятуллин урамы ишегалдында концерт уздырды.

«Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бүген Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 6, 8, 10нчы йорт ишегалдында концерт мәйданчыгы оештырылды.

Халык урамга, балконнарга чыкты, тәрәзәләрен ачты, аларга Россия Федерациясе флагы таратылды, кукмаралылар аларны үз балконнарына беркетеп куйдылар, кулларында тотып тордылар. Район Мәдәният йортының фронт агитбригадасы тарафыннан сугыш елларының барлык җырлары башкарылды: «Катюша», «Клен кудрявый», «Ветераннар» һәм башкалар.

Биредә яшәүче Камилә Исмәгыйлева сүзләренә караганда, мондый акцияләр белән без ветераннарга хөрмәтебезне күрсәтәбез.

«Безнең гаиләдән фронтка дүрт ир-ат китте, тик бер бабам гына әйләнеп кайтып, 96 яшькә кадәр яшәде. Пандемия сәбәпле массакүләм бәйрәм чаралары тыелган вакытта да тыныч, аяз күк йөзе өчен көрәшкән батыр сугышчыларны искә алу мөмкинлегебез бар», - диде ул.

Кемдер артистларга кушылып җырлады, яшьләр чыгышларны телефоннарына яздырырга ашыкты. Кыскасы, «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе беркемне дә битараф калдырмады.

Ветераннарны бер минут тынлык белән искә алып, легендар «Җиңү көне» һәм «Өч танкист» җырларын башкарып, фронт агитбригадасы Ворошилов урамындагы ишегалдына юл алды.
 

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk