Кукмарада вакансияләр ярминкәсе узды
Очрашу барышында районның шәхси эшмәкәр һәм оешма вәкилләре үзләренә кирәк булган вакансияләр белән таныштырды, эш шартлары, графиклары, хезмәт хаклары турында сөйләде.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы старт алды.
Районының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә оештырылган ярминкәдә дә эш эзләүчеләр һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты. Очрашу барышында районның шәхси эшмәкәр һәм оешма вәкилләре үзләренә кирәк булган вакансияләр белән таныштырды, эш шартлары, графиклары, хезмәт хаклары турында сөйләде. Предприятиеләрнең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре һәр эшнең нечкәлекләренә, социаль гарантияләргә тукталды.
«Бүгенге көндә киез итек-киез комбинаты үзенең эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Эш шартлары зарланырлык түгел, хезмәт хаклары үзвакытында бирелә, социаль пакет каралган. Ташламалы стаж белән хатын-кызлар — 50, ә ир-атлар 55 яшьтән пенсиягә чыга ала. Хәзерге вакытта безгә йон тетү җайланмасына операторлар, слесарь, токарь, электромонтер кирәк. Кызыксынучыларга барысын да аңлатам», — диде комбинатның кадрлар бүлеге белгече Светалана Хмелева.
Ярминкәгә мәктәп укучылары да килгән иде. 35 укучы җәйге чорда Кукмара 4нче урта мәктәбендә эшләячәк.
«Укучылар бакчаны яшелләндерү, территорияне тәртиптә тотуда катнаша. Алар мәктәп яны бакчасында түтәл чүпләрен утый, су сибә. Өйдәге бакча кишәрлегендә нәрсә белән шөгыльләнәбез, балалар да шуны башкара. Көннәр буе телефонда казынып утырганчы, мәктәпкә килеп бер сәгать эшләп китүнең бер авырлыгы да юк. Аның каравы файда китерәсең, хезмәтең өчен акча да аласың», — ди 4нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елизавета Кисиль.
Бүгенге көндә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 56 кеше исәптә тора икән.
«Эшче һөнәрләргә сорау бик зур. Эретеп ябыштыручы, токарь, фрезерлаучы, электромонтер, пешекчедән тыш, бухгалтерлар, социаль хезмәткәр һәм шоферлар да кирәк. Ярминкәдә тәкъдим ителгән һәнәрләр буенча да кызыксынучылар булды. Хәзер эш белән тәэмин итүчеләрдән җаваплар көтәбез», — диде район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгече Энҗе Газизҗанова.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә район хәрби комиссары Альберт Гомәров та катнашты. Ул контракт буенча хезмәт итү, аның өстенлекләре турында сөйләде:
«Россия Оборона министрлыгы махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итү өчен хәрбиләр туплый. Контракт төзегәннән соң бер тапкыр 195 мең сум акчалата түләү каралган. Эш хакы 204 мең сумнан башлана. Ул хәрби дәрәҗә, нинди вазыйфа биләү һәм хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә арта. Социаль гарантия һәм ташламаларга килсәк, кредит һәм салым каникуллары, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аларга тиешле ташламалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын югары уку йортларында бушлай укыту, ял лагерьларында бушлай ял итү мөмкинлеге һәм башкалар карала. Шулай ук контракт төзегәнчегә кадәр эшләгән оешма-предприятиедә эш урыны броньләнә. Тулырак мәгълүмат алу өчен район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә аласыз», — диде хәрби комиссар.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев