Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды

Бәйрәм Комсомол мәйданында оештырылган иде.

Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында  тантаналы рәвештә Үзәк чыршыны ачу бәйрәме булды. Кукмаралылар һәм шәһәребез кунаклары елдагыча  22 метрлы, мәһабәт чыршы янына җыйналды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, иҗат коллективлары чыгышлары тантананы тагын да күңелле итте, бәйрәм рухы өстәде. Теләге булган һәркем сәхнәдәгеләргә кушылып  җырлады, биеде, күңел ачты.

- Мондый бәйрәмнәргә күбрәк балаларның күңеле булсын дип киләбез. Халык арасына чыккач, үзебезнең дә кәефләр күтәрелә, Яңа ел якынлашканын тоясың, - ди ике баласы һәм тормыш иптәше белән бәйрәмгә килгән  Ләйсән Зарипова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев