Кукмарада узачак «Сабантуй» бәйрәме программасы билгеле булды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада узачак «Сабантуй» бәйрәме программасы билгеле булды

Бәйрәм Манзарас авыл жирлегенең Киндеркүл авылы территориясендә булачак.

Район Сабан туе 11 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.

Программада:


Сабантуйны ачу тантанасы: театрлаштырылган  пролог (10.00 сәгатьтә);
ГТО  мәйданчыгын ачу (10.00 сәгатьтә);
Кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү (10.30 сәгатьтә):
Балалар көрәше, балалар уеннары (11.30 сәгатьтә);
Балалар анимациясе зонасы эшчәнлеге (балалар өчен күмәк уеннар, аквагрим һәм башкалар, 11.00-15.00 сәгатьләрдә);
Волейбол ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
Шахматчылар ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
Шашка ярышы: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
Дүрт категориядә кул көрәштерү: ир-егетләр, хатын-кызлар, малайлар, кызлар (11.30 сәгатьтә);
Кашыкка йомырка салып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар (11.30 сәгатьтә);
Йөгерешчеләр ярышы: малайлар, кызлар, ир-егетләр, хатын-кызлар (ат чабышы урынында, 12.00 сәгатьтә);
Гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр, 70 кг.га кадәрле үлчәүдә, 80кг.га кадәрле үлчәүдә, 80кг.нан югары үлчәүдә, хатын-кызлар (12.00 сәгатьтә);
Чүлмәк вату (12.30 сәгатьтә);
Аякка капчык киеп йөгерү (12.30 сәгатьтә);
Ир-егетләр көрәше (13.00 сәгатьтә);
Әтәч куып тоту (13.30 сәгатьтә);
Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар (13.30 сәгатьтә);
Аякка итек  киеп йөгерү (13.45 сәгатьтә);
Атлар чабышы: гади атлар, токымлы атлар (14.00 сәгатьтә);
Турникта күтәрелү (14.00 сәгатьтә);
Капчык сугышы (14.30 сәгатьтә);
Вертикаль колгага менү (14.00 сәгатьтә);
СУМО көрәше (14.45 сәгатьтә);
Маст-реслинг-таяк тартышу (14.50 сәгатьтә);
Авыш колгага менү (15.00 сәгатьтә);
Канат тарту (15.00 сәгатьтә);
Чаңгы киеп йөрү (15.30 сәгатьтә);
Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр (16.00 сәгатьтә);
Тачкага утырып йөгерү (16.00 сәгатьтә);
Көрәш батырларын бүләкләү  (17.00 сәгатьтә)

“Халыклар дуслыгы” ишегаллары эшчәнлеге – 09.00-18.00 сәгатьләрдә:
Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе – 09.00-17.00 сәгатьләрдә;
Сәүдә һәм туклану зоналары эшчәнлеге – 10.00-18.00 сәгатьләрдә;
“Сабантуй гүзәле” район конкурсы мәйданчыгы эшчәнлеге – 12.00 сәгатьтә;
“ Борынгыдан бүгенгегә”: татар милли киемнәре дефилесы – 13.30-14.00 сәгатьтә;
Татар эстарадасы йолдызы Әнвәр Нургалиев, Кукмара районыннан чыккан танылган жырчылар, үзешчән сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, фольклор коллективлар концерты – 11.00-17.00 сәгатьләрдә).


 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев