Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ут мунча һәм сарайның түбәсен юк итте

Октябрь урамында янгын чыкты.

Кукмарада ут мунча һәм сарайның түбәсен юк итте. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

26 ноябрь көнне 14.01 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Глонасс-112 системасы аша Кукмараның Октябрь урамында мунча януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә 32 квадрат метр мәйданда мунча һәм сарай түбәсе ачык ут белән яна торган була. Утның торак йортка таралу куркынычы да яный.

Ут нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 32 квадрат метрлы мунча һәм сарайның түбәсе яна.

Янгынның торак йортка таралуына юл куелмый.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X