Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Татарча диктант» язачаклар

Диктантның тексты Гомәр Бәширов әсәрләрендәге өзекләрдән алыначак.

10-12 сентябрь көннәрендә Россиядә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Теләге булган һәркем татар теленнән белемнәрен тикшерә ала.

Кукмарада диктант 10 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә беренче гимназиядә, күппрофильле лицейда, 3нче һәм 4нче мәктәпләрдә, Лубян, Нырты, Югары Чура, Кәркәүч, Байлангар, Мәчкәрә, Янил, Түбән Өскебаш, Олыяз, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Пычак, Ядегәр, Березняк, Мәмәшир, Югары Арбаш, Манзарас, Чарлы, Поч. Кучук, Түбән Үрәс, Поч. Сутер, Нырья, Урта Комар, Лельвиж, Туембаш, кичке мәктәпләрдә, Зур Сәрдек гимназиясе һәм Кукмара шәһәренең «Каенкай», «Чулпан», «Кояшкай», «Ләйсән», «Йолдызлык», «Салават күпере», «Кыңгырау», «Гөрләвек», «Миләшкәй», «Ромашка» балалар бакчаларында узачак.
Диктантның тексты Гомәр Бәширов әсәрләрендәге өзекләрдән алыначак.

Акцияне онлайн рәвештә узарга теләүчеләр сайтка кушыла ала. Шул ук вакытта текстны тикшерү автомат рәвештә узачак.
Акция нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында белергә мөмкин булачак -алар «Татарча диктант» тәмамланганнан соң, 30 көннән дә соңга калмыйча басылып чыгачак.

Фото: архив, Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk