Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Татар егете-2021» исеменә Вахит авылы егете лаек булды

Конкурста Вахит, Зур Кукмара, Күкшел, Сәрдекбаш һәм Ядегәр авылларыннан килгән талантлы егетләр катнашты.

22 февральдә көнне район Мәдәният йортында «Татар егете-2021» район конкурсының финалы булды.

Анда Вахит, Зур Кукмара, Күкшел, Сәрдекбаш һәм Ядегәр авылларыннан килгән талантлы егетләр катнашты.

Алар татар телен һәм мәдәниятен яхшы белүләрен, иҗади осталыкларын күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татар егете-2021» исеменә Вахит авылыннан Илназ Шәфигуллин лаек булды. Аңа диплом, түбәтәй һәм истәлек бүләге тапшырылды.  

Зур Кукмарадан Самат Хәбиров – «Зирәк егет», Күкшелдән Илназ Сәлимгәрәев – «Сәләтле егет», Ядегәрдән Мөбарәков Нияз – «Кыю егет», Сәрдекбаштан Рәмис Гарипов «Уңган егет» номинациясендә җиңү яулады. Аларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk