Кукмарада урлауда гаепләнүче ир-ат суд каршына басачак
Тикшерү барышында ир-ат гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде, зыянны тулы күләмдә каплады.
Кукмара районы прокуратурасы 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул вак урлау өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан чит кешенең милкен яшерен урлауда гаепләнә.
2025 елның 9 февралендә 15.43 сәгать тирәсендә ир-ат Кукмара шәһәренең Ворошилов урамындагы 18нче йорт адресы буенча урнашкан «Пятерочка» кибетенең сәүдә залында, урлау юлы белән гомуми бәясе 2426 сум 68 тиен булган азык-төлек продуктлары урлый һәм аларны үзе теләгәнчә куллана.
Ә 2025 елның 28 мартында 12.50 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 12в йорт адресы буенча урнашкан «Пятерочка» кибетенең сәүдә залында булганда ул, яңадан 1099 сумлык 1 литр аракы урлап, җинаять урыныннан кача.
2025 елның 22 апрелендә 11.30 сәгатьтән 11.40 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Нур Баян урамындагы 39в йорт адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетенең сәүдә залында гаепләнүче 3558 сум 97 тиенлек азык-төлек урлый.
2025 елның 22 апрелендә 11.45 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәре, Гафиятуллин урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан «Пятерочка» кибетеннән 2959 сум 87 тиенлек азык-төлек урлый һәм җинаять кылынган урыннан кача.
Тикшерү барышында ир-ат гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде, зыянны тулы күләмдә каплады.
Хәзерге вакытта җинаять эше Кукмара район судында карау стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев