Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада социаль структура хезмәткәрләренең хисап җыелышы булды

Районда социаль яклау системасында барлыгы биш учреждение эшчәнлек алып бара.

Үткән атнада Кукмарага Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтуллина килде. Ул социаль структура хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышында катнашты.

Кукмарада социаль структура хезмәткәрләренең хисап җыелышы булды

«Районда социаль яклау системасында барлыгы биш учреждение эшчәнлек алып бара: социаль яклау, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмара районындагы 24нче номерлы бүлекләре, „Тылсым“ халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү, „Шәфкать“ физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәкләре һәм „Наз“ социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы. Аларда барлыгы 183 кеше хезмәт куя. Социаль яклау, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмара районындагы 24нче номерлы бүлекләрендә хезмәткәрләр саны иң әзе булуга карамастан, халыкка иң күп хезмәт аларда күрсәтелгән: барлыгы 26 меңнән артык социаль түләүләр башкарылган. Районда кеше саны якынча 51 мең дип алсак, халыкның яртысыннан артыгы социаль ярдәм ала, дигән сүз», — дип билгеләп үтте район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина.

Кукмарада социаль структура хезмәткәрләренең хисап җыелышы булды

Регина Мусина ярдәм чаралары, аларны алу тәртибе һәм социаль өлкәдәге яңалыкларга да тукталды. Шулай ук җыелыш барышында социаль структурага караган башка оешма вәкилләренең дә хисаплары тыңланды. Очрашу күңелле вакыйга: хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев