Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Сөмбелә – 2021» бәйрәме узачак

Чарада төрле номинацияләрдә һәвәскәр бакчачылар өчен күргәзмә-конкурс, халык осталары ярминкәсе, концерт оештырылачак.

21 сентябрьдә район Мәдәният йортында «Сөмбелә – 2021» бәйрәме узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Чарада төрле номинацияләрдә һәвәскәр бакчачыларның күргәзмә-конкурсы, «Татар-базары» халык осталары ярминкәсе, үзешчән сәнгать концерты оештырылачак. Шулай ук конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак.

Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев