Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Шәҗәрә - моя родословная» конкурсының җиңүчеләре билгеләнде

Икенче турга 13 эш сайлап алынды.

Район Мәдәният йортында «Шәҗәрә – моя родословная» Бөтенроссия бәйге-фестиваленең йомгаклау этабы булды. Икенче турга 13 эш сайлап алынды.

«Ватан тарихында безнең гаилә» номинациясендә Олыяз мәктәбе укучысы Аяз Гарипов - беренче, Нократ Аланы районының Урта Шөн мәктәбеннән Рәсилә Әхмәтшина һәм Иске Пенәгәр мәктәбеннән Ильяс Заһидуллиннар – икенче, күппрофильле лицейдан Ильяс Үзбәков өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Безнең гаилә герое» номинациясендә Ядегәр мәктәбеннән Ислам Бәшәров - беренче, Пычак мәктәбеннән Фирүзә Гарипова - икенче, Мәчкәрә мәктәбеннән Алсу Кадыйрова өченче дәрәҗә дипломга ия булды.

«Безнең заман герое» номинациясендә Югары Чура мәктәбеннән Эльза Николаева - беренче, күппрофильле лицейдан Таңсылу Әхмәдуллина - икенче, Кәркәүч мәктәбеннән Рамилә Гыйниятуллина өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Милли бәйрәмнәребезнең үткәне һәм хәзергесе» номинациясе астында чыгыш ясаган Поч.Кучук мәктәбеннән Элина Зайцева беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Бәйгенең Гран-при иясе - Мәмәшир мәктәбеннән Ирек Галимов.

Фото: Айгуль Ахметшина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk