Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада серияле мошенниклыкта гаепләнүче 19 яшьлек егет суд каршына басачак

Мошенниклык схемасы буенча 18 гражданга 250 мең сумнан артык зыян килгән.

Кукмара районы прокуратурасы Казан шәһәрендә туып-үскән 19 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул мошенниклыкта гаепләнә.

2021 елның апреленнән июнь аена кадәр фигурант бушлай игъланнар сайтларының берсендә автомобиль көпчәкләре сату турында мәгълүмат урнаштырган һәм, сатып алучыларның ышанычына кереп, аларга яшәү урыны буенча тәгәрмәчләр җибәрергә вәгъдә иткән. Түләү алганнан соң, “сатучы” үз өстенә алган бурычларын үтәмәгән һәм элемтәгә керүдән туктаган.

Әлеге мошенниклык схемасы буенча ул 18 гражданга 250 мең сумнан артык зыян китергән.

Егет үз гаебен тулысынча таныды һәм зыянны каплады.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk