Кукмарада Сабантуй халыкны бер мәйданга туплады
Бәйрәм милли рух, күтәренке кәеф, җыр-моң һәм спорт ярышлары белән үрелеп барды.
Сабантуй – татар халкының иң күркәм һәм көтеп алынган милли бәйрәмнәренең берсе. Ул хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү, язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләп үтү һәм халыкны уртак бәйрәм мәйданына җыю традициясен саклап килә.

7 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта узган район Сабантуе район халкын һәм күпсанлы кунакларны бер мәйданга туплады. Бәйрәм милли рух, күтәренке кәеф, җыр-моң һәм спорт ярышлары белән үрелеп барды.
Сабантуйда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Көн дәвамында “Халыклар дуслыгы” ишегаллары, һөнәрчеләр остаханәләре, балалар мәйданчыклары, сәүдә һәм туклану нокталары эшләде. Кунаклар милли ризыклардан авыз итте, кул эшләре күргәзмәләре белән танышты, осталарның эш серләренә төшенде.
Сабантуйның рәсми ачылышы театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Район башлыгы Сергей Димитриевның, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның чыгышларыннан соң, алдынгыларны һәм кыр батырларын хөрмәтләү тантанасы узды. Аларга район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелеп.
Бәйрәмнең мәдәни программасы да бай эчтәлекле булды. Тамашачылар өчен җырчы, автор-башкаручы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рәдиф Зарипов һәм аның иҗат төркеме чыгыш ясады. Шулай ук район сәнгать осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм бию коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итте.
Спорт мәйданчыкларында милли көрәш, волейбол, кул көрәше, шахмат, шашка, аркан тарту, мас-рестлинг һәм башка төр ярышлар барды. Балалар өчен махсус бәйгеләр һәм күңелле уеннар оештырылды. Ат спорты сөючеләр исә ат чабышларын зур кызыксыну белән күзәтте.
Сабантуйның иң көтеп алынган вакыйгаларының берсе - милли көрәш бәйгесе булды. Көчле һәм киеренке алышлар нәтиҗәсендә абсолют батыр исеме өчен көрәш барды. Көн ахырында җиңүчегә - Зур Кукмара авылыннан Рөстәм Газизуллинга - төп бүләк – “Лада Гранта” автомобиле тапшырылды.

Сабантуй тагын бер кат хезмәтне данлаучы, милли гореф-гадәтләрне саклаучы һәм халыкны берләштерүче зур бәйрәм икәнлеген раслады. Бәйрәмдә катнашучылар күңелләренә матур хатирәләр алып таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев