Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада республиканың муниципаль хезмәткәрләр арасында бара торган спартакиаданың өстәл теннисы туры бара

Һәр төркемнән алга чыккан 4әр команда иртәгә җиңү өчен көрәшәчәкләр.

Бүген “Барс Арена” спорт сараенда Татарстан республикасының муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының өстәл теннисы буенча туры уза. Бу тур өч төркемгә бүленә: зур районнар, кечкенә районнар һәм шәһәрләр. Бүген иртәнге якта кечкенә районнар төркемендә 12 команда (район) катнашты. Алар арасыннан 4 команда – Чүпрәле, Теләче, Спас һәм Мөслим районнарына җиңү елмайды.
Көннең икенче яртысында зур районнар исемлегендә 15 команда өстәл теннисы буенча осталыкларын күрсәтте.
Зур районнар төркемендә Мамадыш, Саба, Сарман, Балтач призлы урыннарны бүлеште. Кукмара бишенче урынны алды. Кукмара данын район башлыгы Сергей Димитриев, район башкарма комитеты белгече Айгөл Габдуллина, район спорт һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Вәлиевлар якладылар.
Шәһәрләр төркемендә 10 команда көч сынашачак. Хәзерге вакытта уеннар дәвам итә.
Һәр төркемнән алга чыккан 4әр команда спартакиаданың икенче көнендә, ягъни иртәгә җиңү өчен көрәшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев