Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район иҗтимагый Советының утырышы узды

Анда бу елның дүртенче кварталына башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, 2024 елга план билгеләнде.

Кукмарада район иҗтимагый Советының утырышы узды. Анда бу елның дүртенче кварталына башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, 2024 елга план билгеләнде. Утырышны район иҗтимагый Советы рәисе Раулә Самерханова алып барды.

Кукмарада район иҗтимагый Советының утырышы узды

«Эшче төркем белән бергә капиталь ремонт ясалган Нур Баян урамындагы; Степан Разин урамындагы; Ворошилов урамындагы йортлар тикшерелде. Нәтиҗәләре буенча беркетмәләр рәсмиләштерелеп, җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр һәм вакыт бирелде. Шулай ук беренче гимназия, 4нче урта мәктәптә булып, балаларның кайнар ризык белән туклануын, продуктларның сакланышын, менюга туры килүен карадык. Әлеге белем бирү йортларында барысы да тиешле таләпләргә туры китереп эшләнә. Кукмарада „Безнең ишегалды“ программасы буенча балалар өчен ясалган ял итү, уен зоналарын, аларның куркынычсызлыгы да безнең игътибардан читтә калмады. Нур Баян, Маяковский урамнары һәм Вахитов тыкрыгындагы рөхсәтсез төзелгән иске корылма-гаражларны сүтү буенча эш барышын контрольгә алдык. Юл челтәрен ремонтлау, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Барлык тикшерүләр дә районның коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиясе белән берлектә эшләде», — диде Раулә Самерханова, башкарылган эшләргә тукталып.

Кукмарада район иҗтимагый Советының утырышы узды

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев