Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада предприятие акчаларын үзләштергән өчен коммерция оешмасы хисапчысына хөкем карары чыгарылды

35 яшьлек хатын-кыз, үз хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, ике транспорт чарасын сатудан кергән 800 мең сум акчаны үзләштергән

Кукмара районы прокуратурасы автомобиль сату предприятиесенең хисапчы-кассирына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 160 маддәсе 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (үз хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, зур күләмдә акча үзләштерү) гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2019 елның мартында 35 яшьлек хатын-кыз, үз хезмәт вазыйфасыннан файдаланып, ике транспорт чарасын сатудан кергән 800 мең сум акчаны үзләштергән. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аңа карата, шундый ук сынау срогы белән, шартлы рәвештә 3 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Моннан тыш, зыян күрүченең җинаятьтән китерелгән зыянны түләттерү турындагы дәгъвасы да канәгатьләндерелде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk