Кукмарада оешма, предприятие, мәгариф учреждениеләре коллективлары чыгыш ясады
Соңгы яңалыклар

Кукмарада оешма, предприятие, мәгариф учреждениеләре коллективлары чыгыш ясады

Алар җыр һәм бию буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр

Район мәдәният йортынды "Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән" дигән халык иҗаты фестиваленең гала-концерт узды. Анда оешма, предприятие, мәгариф учреждениеләре коллективлары чыгыш ясады.

Гала-концертта шәһәрнең егерме коллективы үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим итте. Фестивальнең барлык шартларын үтәгән Кукмара аграр көллияте, “Йолдызлык” балалар бакчасы, социаль яклау бүлеге коллективларына лауреат дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды.


- Фестиваль барышында бер сәхнәдә төрле һөнәр ияләре очрашты: мәгариф, мәдәният, җитештерү һәм башкалар... Алар җыр һәм бию буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Һөнәрләренең җитдилегенә һәм әһәмиятлелегенә карамастан, иҗади дебютта үз учреждениеләрен лаеклы тәкъдим итә алдылар, - диде район Мәдәният йортының баш режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев