Кукмарада мәет табылган
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мәет табылган

Хокук саклаучылар тарафыннан мәетнең шәхесе ачыкланган

24 мартта 11.05 сәгатьтә Кукмара киез итек-киез комбинаты артында мәет табылган.

"Вакыйга булган урынны тикшерү вакытында киез итек-киез комбинатыннан 300 метр арадагы элеккеге чистарту корылмалары җимереклекләрендә ир кеше мәете табылуы ачыкланды. Янында документлары да, әйберләре дә юк, мәет өшегән хәлдә иде”, – дип хәбәр иттеләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Хокук саклаучылар тарафыннан мәетнең шәхесе ачыкланган. Ул 1972 елгы Кукмара кешесе булып чыккан. Үтерелү билгеләре табылмаган.

фото: район эчке эшләр бүлегеннән

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев