Кукмарада, өлкән яшьтәге хатын-кызның тормышы өчен куркып, туганы коткаручыларны чакырткан
Соңгы яңалыклар

Кукмарада, өлкән яшьтәге хатын-кызның тормышы өчен куркып, туганы коткаручыларны чакырткан

Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, ханым телефон шалтыравына һәм ишек шакуга җавап бирмәгән

Кукмарада, өлкән яшьтәге хатын-кызның тормышы өчен куркып, туганы коткаручыларны чакырткан. Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, ул телефон шалтыравына һәм ишек шакуга җавап бирмәгән.

"27 гыйнвар көнне 18.27 сәгатьтә ГЛОНАСС+112 системасы буенча Кукмара шәһәренең Нур Баян урамында урнашкан ике катлы йортта яшәүче, өлкән яшьтәге беренче төркем инвалид хатын-кызның ишеген ачарга кирәклеге турында хәбәр килде. Хатын-кыз телефон шалтыравына һәм ишек шакуга җавап бирми", - диделәр районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда.

Чакыру урынына килгән коткаручылар фатир хуҗасының өйдә булмавын ачыклый.

фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән алынды

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев