Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада котыру авыруына каршы йорт хайваннарына вакцина ясала

Вакцинация бушлай үткәрелә.

Кукмарада йорт хайваннарына котыру авыруына каршы вакцина ясалачак. Бу хакта Кукмара район ветеринария берләшмәсе хәбәр итә.

15 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8дән район ветеринария берләшмәсе белгечләре котыру чиренә каршы мөгезле эре һәм вак терлекләргә, эт-мәчеләргә түләүсез вакцинация уздыра. Прививка ясату мәҗбүри. Йорт хуҗаларының өйдә булулары сорала.

«Котыру авыруы - дәвалап булмый, хайваннар һәм кеше үлеменә китерә торган куркыныч чир. Ул, гадәттә, авыру хайваннар (эт, мәче, төлке, күсе) тешләгәндә, тырнаганда аларның вируслы селәгәйләре аша күчә. Йорт хайваннары һәм үзегезнең сәламәтлегегезне кайгырту максатында, һичшиксез, вакцинация ясатырга кирәк», - дип билгеләп үттеләр район ветеринария берләшмәсендә.

Фото: ИА «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X