Кукмарада коткаручылар фатирда бикләнеп калган өлкән яшьтәге хатын-кызга ярдәмгә килде
Соңгы яңалыклар

Кукмарада коткаручылар фатирда бикләнеп калган өлкән яшьтәге хатын-кызга ярдәмгә килде

Хәбәр бүген иртә белән кергән.

Кукмарада коткаручылар фатирда бикләнеп калган өлкән яшьтәге хатын-кызга ярдәмгә килде. Бу турыда районның 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.

«6 майда, сәгать 08.54тә Перова фамилияле райондашыбыздан Кукмараның Гафиатуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсенең фатир ишеген ачу кирәклеге, анда өлкән яшьтәге хатын-кыз булу хакында хәбәр алынды», - дип аңлатма бирделәр частьтә.

Тиешле урынга барып җиткән коткаручылар, баскыч ярдәмендә йортның икенче катына күтәреләләр, тиешле инструментлар ярдәмендә балкон ишеген ачып өй эченә керәләр. Өлкән яшьтәге хатын-кыз ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә тапшырыла.

фото: районның 117нче янгын-коткару частеннән

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Вот это да