Татарстан буенча 30 яңа очрак теркәлгән.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә.
Казанда коронавирус йоктыруның 19 очрагы ачыкланды, Норлат районында - өч, Әлмәт һәм Саба районнарында - икешәр, Яр Чаллы, Кукмара, Түбән Кама, Теләче районнарында - берәр.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6250 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5084 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев