Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада кибеттән әйберләр урлаган өчен ир-ат хөкем ителде

Хөкем ителүче кибеттән азык-төлек урлый һәм сатучыларга пычак белән яный.

Кукмарада кибеттән азык-төлек урлаган өчен 1961 елгы ир-ат хөкем ителде. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу елның апрель аенда Кукмараның Ленин урамында урнашкан кибетләрнең берсендә 59 яшьлек ир-ат, үзен берәү дә күзәтмәүдән файдаланып, суыткычтан тавык ите, чыгарган ит, рагу, икмәк, сөт алып рюкзагына сала», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Шуннан соң ул, алган әйберләре өчен түләмичә, чыгу юлына юнәлә. Кибет директорының урланган товарларны кире кайтарырга дигән таләбенә каршы ир кибеттән чыгып йөгерә. Тик кибет директоры һәм сатучы аны туктата. Шуннан соң ул яный башлый, үз сүзләрен раслап, пычак күрсәтә. Хөкем ителүче җинаять урыныннан кача.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныган.

Суд аны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгели.

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk