Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Хәтер һәм дан елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм була

Бәйрәм чаралары социаль дистанция һәм куркынычсызлык чараларын саклап оештырылачак.

24 июньдә Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында Хәтер һәм дан елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узачак. 

Бәйрәм чаралары сәгать 11.00дә «Җиңү шатлыгы» акциясе белән башлана. Мәдәният хезмәткәрләре театральләштерелгән концерт тәкъдим итәчәк.

Алга таба «Җиңү вальсы» флешмобы – массакүләм вальс бию планлаштырыла. 

«Тынычлык күгәрчене» дигән акция-флешмобы ветераннарга багышлана. 

#ҖиңүчеләрПарады акциясе кысаларында мәдәният хезмәткәрләре сугыш вакытындагы җырларны башкара һәм шигырьләр сөйли. 

Чара «Мин акбур белән ясыйм» дигән исем астында асфальтта балалар рәсемнәре ясау белән төгәлләнәчәк. 

Бәйрәм социаль дистанция һәм куркынычсызлык чараларын саклап узачак.

0+

фото: https://www.instagram.com/gorod_kukmor/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk