Кукмарада кардан зур аждаһа фигурасы ясаганнар
Соңгы яңалыклар

Кукмарада кардан зур аждаһа фигурасы ясаганнар

Бу фигураны Кукмараның туган якны өйрәнү музее янында күрергә мөмкин.

2024 ел символы хөрмәтенә Кукмарада кардан зур итеп ясалган аждаһа фигурасы барлыкка килде.

Аны Зур Кукмара авылыннан мастер Марсель Садыйков ясаган. Якынлашып килүче ел символларын ясау аның өчен матур традициягә әверелде.

Кукмарада кардан зур аждаһа фигурасы ясаганнар

Марсель фигураны дүшәмбе — 25 декабрь көнне эшли башлый.

Кукмарада кардан зур аждаһа фигурасы ясаганнар

Кар скульптурасының биеклеге 5 метрны тәшкил итә, озынлыгы 15 метрдан артык. Аны ясау өчен якынча 15 КамАЗ кар кирәк булган.

Бу фигураны Кукмараның туган якны өйрәнү музее янында күрергә мөмкин.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев