Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Качману бәйрәме көнне өч урында суга чумып булачак

Мәйданчыкларда медицина хезмәткәрләре, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре кизү торачак.

Кукмара районында Качману көнне суга чуму өчен өч мәйданчык оештырылачак. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

Христиан дине вәкилләре 19 гыйнварда Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Электән килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарыла, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде Качману көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Шулай ук бәйрәмдә бәкегә төшеп су коенсаң, гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану да яши.

Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян, Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Нырья һәм Лубян авылларында су коену 18 гыйнварда сәгать 23.00дә башлана, 19 гыйнварда сәгать 03.00дә төгәлләнә. Югары Чурада суга керү вакыты - 19 гыйнварда 08.00-15.00 сәгатьләрдә. Иминлекне тәэмин итү өчен нәкъ менә шул вакытларда гына су керү сорала.

Моннан тыш, Кукмара чиркәве янында 18 гыйнварда 23.00 сәгатьтән 19 гыйнварда 03.00 сәгатькә кадәр салкын су белән коену оештырылачак.

Мәйданчыкларда медицина хезмәткәрләре, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре кизү торачак.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X