Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган 48 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр

Шофер элегрәк тә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Кукмара районы прокуратурасы 48 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул административ җәзага тартылган килеш исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.

2022 елның 2 маенда ир исерек килеш руль артына утыра. Кукмара районының Аш-Буҗи авылында транспорт чарасын полиция хезмәткәрләре туктата. Документларын тикшергәндә шоферның элегрәк тә исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.

Ир үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X