Элек тә ул алкоголь белән законсыз сәүдә иткән өчен административ җәзага тартылган булган.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 61 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз ваклап сатуда гаепләнә.
2024 елның 12 гыйнварында кич белән ир-ат өеннән 0,48 литр күләмендә спиртлы продукцияне законсыз сата. Элек тә ул алкоголь белән законсыз сәүдә иткән өчен административ җәзага тартылган булган.
Ир-ат гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев