Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ир-ат акча урлаган өчен хөкем ителгән

Район суды карары нигезендә ир-ат җинаять кылуда гаепле дип танылды һәм, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы төзәтү колониясенә билгеләнде.

Кукмара район суды тарафыннан талауда гаепләнүче ир-атка карата җинаять эше каралды. Ул, башка кешенең милкен урлау максатында, аның сәламәтлегенә зыян китерерлек көч кулланып, әйбер белән һөҗүм итә. Бу хакта суд администраторы Олег Михайлов хәбәр итте.

Күп тапкыр хөкем ителгән ир-ат быелның февралендә фатирда танышы белән спиртлы эчемлек эчә. Дустының акчасы барлыгын белгәч, турыдан-туры җинаятьчел ният белән эш итеп, шешә белән аның башына суга. Дустының каршы тора алмаячагын аңлагач, аның чалбар кесәсеннән 10 мең сум күләмендә акчасын урлый. Урланган мөлкәт белән җинаять кылынган урыннан качып китә һәм акчаны үз кирәгенә тота.

Суд утырышында ир-ат югарыда күрсәтелгән җинаятьне кылуда гаебен өлешчә генә таныды. Гаеплелек исә суд тикшергән дәлилләр белән расланды.

Район суды карары нигезендә ир-ат җинаять кылуда гаепле дип танылды һәм, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты режимлы төзәтү колониясенә билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев