Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Җиңү көнен ничек бәйрәм итәләр: театральләштерелгән митинг, армия кухнясы, «Җиңү вальсы» һәм башкалар

9 Май — Җиңү көнен бәйрәм итү программасы.

09.00 сәгатьтә — шәһәрнең «Дан аллеясе»нә чәчәкләр салу, веноклар кую. 

09.00-12.00 сәгатьләрдә — Комсомол мәйданында сугыш еллары/армия кухнясын чагылдырган реконструкция урын алачак, фотозона эшләячәк.

09.30-09.50 сәгатьтә — Кукмарадагы мемориаль һәйкәлләргә чәчәкләр салу, веноклар кую:

— «Җиңү» паркы — район җитәкчелеге, сугышчан хәрәкәт ветераннары һәм Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары; 

— киез итек-киез комбинаты янындагы сквер — Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары; 

— рус зираты янындагы мемориаль һәйкәл — Кукмара беренче гимназиясе укучылары. 

10.00-11.25 сәгатьләрдә — Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында, «Генерал-лейтенант Валерий Асапов исемендәге махсус әзерлек үзәге»нә йөрүчеләрне җәлеп итеп, «Без ата-бабаларыбызның данын кадерлибез» дип аталган театральләштерелгән митинг.

11.25-12.00 сәгатьтә Комсомол мәйданында «Безнең җырларда Җиңү төсмерләре» дип аталган иң яхшы балалар коллективларының концерты.

18.00 сәгатьтә — Комсомол мәйданында «Җиңү вальсы» акциясе.

19.00 сәгатьтә — «Җиңү яшь килеш кала» дип исемләнгән бәйрәм концерты. Махсус чакырылган кунак — Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев. 

21.00-22.00 сәгатьтә — бәйрәм дискотекасы.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев