Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Ирина Григорьева сливадан соус ясау рецепты белән бүлеште

Рецепт.

Сливадан кайнатма, сок кына түгел, тәмледән-тәмле соус, кетчуп та ясарга мөмкин. Бәрәңге, токмач, карабодай, дөге белән ашау өчен, менә дигән соус рецептын тәкъдим итәсем килә. 

Кирәкле кушылмалар: 2 килограмм слива, 1 суган, 1 тырнак сарымсак, 3,5 стакан шикәр комы, 2 стакан аш серкәсе (алманыкы), 1 аш кашыгы горчица порошогы, 1 аш кашыгы төелгән имбир, 1 чәй калагы төелгән корица, 1 чәй калагы төелгән кызыл борыч, 0,5 чәй калагы төелгән канәфер.

Сливаның төшләрен алыгыз. Йомшагын суган һәм сарымсак белән бергә блендерда изегез. Килеп чыккан катнашманы калын төпле кәстрүлгә салыгыз. Калган кушылмаларны өстәп, кайнатып чыгарыгыз. Әледән-әле болгатып, 1-1,5 сәгать чамасы пешерегез. Кайнар соусны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев