Кукмарада янгын мунчаны юк иткән һәм гаражга зыян китергән
Янгын сүндерүчеләр ялкын телләренең күрше торак йортка күчүенә ирек бирмәгән.
23 июньдә сәгать 11.18дә районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Салих Сәйдәшев урамындагы хуҗалыкларның берсенең мунчасында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр мунчаның тулы мәйданда януын, ялкын телләренең гаражның чорма өлешенә күчүен күрә. Күрше торак йортның мунча белән гаражга якын урнашуы нәтиҗәсендә (нибары 1,5 метр) янгынның анда да таралу ихтималы була.
Янгын сүндерүчеләрне каршы алган хуҗалар мунча эчендә кешеләр булмавын ирештерә.
Мунча тулысынча кара күмергә әйләнә, гаражның чорма өлешендә такталар яна һәм күрше торак йортның кәрнизенә зыян килә. Янгынның гомуми мәйданы 68 квадрат метрны тәшкил итә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүләре нәтиҗәсендә ялкын телләренең тулысынча гаражга һәм күршедәге бүрәнә торак йортка таралуына юл куелмый.
фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев