Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада гаражда чит ил машинасы янган

Әлеге хәл бүген иртә белән булган

31 декабрьдә, сәгать 8.04тә районның янгын-коткару частенә ГЛОНАСС-112 системасы буенча Кукмараның Тинчурин урамындагы гаражларның берсендә Huyndai Solaris автомобиле яну турныда хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче халык көче белән җиңел автомобиль гараждан урамга чыгарылган була, автомобильнең капот асты яна торган була.

Янгын сүндерүчеләр авария-коткару инструменты ярдәмендә капотны ачалар һәм ялкынны сүндерәләр.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

фото: районның янгын-коткару частеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев