Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада гаилә башлыгы хатынына тимер кисәү агачы белән суга

Хатын-кыз участок инспекторын чакырта.

Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә кылынучы җинаятьләрнең саны елдан-ел арта. Шушы көннәрдә Кукмара буенча икенче номерлы суд участогында каралган эш тә бер мисал булып тора. 1976 елгы Кукмара районы кешесе исерек хәлдә өенә кайта, хатыны белән ике арада тавыш чыга, һәм ул аңа үтерү белән яный, тимердән ясалган кисәү агачы белән суга. Хатын-кыз участок инспекторын чакырта. Гаилә башлыгына карата җинаять эше ачыла.
Суд элегрәк хөкем ителгән әлеге ир кешене Россия Җинаятьләр Кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлеше буенча “Үтерү белән янау” гаепле дип тапты, сигез айга иректән мәхрүм ителү карарын чыгарды.
Венера ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы

фото ИА "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk