Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада чит кеше паспорты буенча микрозайм алуда гаепләнүче Ярославль кешесен хөкем итәчәкләр

Яшь егет үз гаебен таныды, зыянны каплады.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителмәгән 18 яшьлек Ярославль шәһәре кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе, 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (мошенниклык) гаепләнә. 

Эш материаллары буенча, гаепләнүче 2022 елның 12 мартында тору урыны буенча Ярославль шәһәрендә микрофинанс компаниясе сайтында чит кеше паспорты мәгълүматларын файдаланып, 5 мең сумлык займ рәсмиләштерә. Моннан тыш, микрозайм рәсмиләштергәндә ул анкетада үзенең дустының реквизитларын күрсәтә. Гаепләнүче акчаларны үз кирәге өчен тота. 

Яшь егет үз гаебен таныды, зыянны каплады. 

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X