Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 33 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул кешегә үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм торакның кагылгысызлыгын бозуда гаепләнә.
2024 елның 3 мартында иртән гаепләнүче Байлангар авылында яшәүче күрше хатынының йортына законсыз үтеп кереп, аның конституцион хокукын боза һәм танышы белән тавышка керә. Бәхәс вакытында гаепләнүче хатын-кызга агач урындыкны селтәп, үтерү белән яный.
Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев