Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада бер ир-атны зур күләмдә наркотиклар сатып алганы һәм саклаганы өчен хөкем иттеләр

Суд утырышында ул үзенезң гаепле булуын таныды.

Татарстан Республикасының Кукмара район суды тарафыннан зур күләмдә наркотиклар сатып алу һәм саклауда гаепләнүче ир-атка карата ачылган җинаять эше каралды. Бу хакта район суды администраторы Олег Михайлов хәбәр итте.

Элек хөкем ителмәгән ир-ат, үзенең яшәү урынында булганда, наркотиклар әйләнешен тыю турында төгәл белеп, сату максатыннан түгел, ә үзенә куллану өчен наркотик сатып ала.

Наркотик матдә кулланган хәлдә, ул үзенең кесә телефоныннан интернет аша билгесез кеше белән хат языша, наркотикны яшерен урыннан сатып алу турында килешә һәм товарга акча күчерү өчен счет номеры ала. Шуннан соң, билгеләнгән вакытта, ир-ат, телефон аша әлеге счетка наркотик өчен акча юллый.

Соңыннан тикшерү тарафыннан билгеләнмәгән кеше хат аша ир-атка наркотиклар яшерелгән урынның адресын (Казан шәһәре) хәбәр итә. Гаепләнүче шунда килә һәм полимер пакетка төрелгән, составында 1,02 грамм наркотик булган матдәне ала.

Бу наркотикны ир-ат эчке киеменә урнаштыра һәм шунда, сату максатыннан түгел, ә шәхси куллану өчен законсыз саклый.

Оператив-эзләү чарасы барышында Кукмарага «Казан-Кизнер» электр поездында кайткан ир-атны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый.

Суд утырышында ул үзенезң гаепле булуын таныды. Район суды карары белән әлеге ир-ат Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228нче маддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә. Шулай ук ул нарколог табибында күзәтү һәм дәвалану үтәргә тиеш.

Хөкем карары законлы көченә керде.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев